+18 °С
Ясно


РФ Генераль прокуратурасы ГОСТка үзгәрешләр кертүгә иреште. Төп азык-төлек төрләрен җитештерүчеләр аларны хәзер стандартта расланган күләмдә генә капларга бүлә ала.
Ак май, көнбагыш мае, вермишель, шикәр, тоз, он, дөге, тары, кара чәй һәм башка азык-төлек товарлары җитештерүчеләр, аларны ГОСТ нигезендә бүләргә тиеш.
Мәсәлән, яңа кагыйдәләр буенча карабодай ярмасы -- 500, 1000, 2000 граммлы капларга, сөт 200, 250, 500, 1000, 2000 миллилитрлы фасовкага салынырга тиеш.
Юкса, күләмнең, авырлыгын төрле булу аларның бәяләрендә буталчыклык китереп чыгара иде.
Чыганак: Башинформ.
Фото: bublikhaus; Freepik.