Җәмгыять
2 Ноября 2023, 18:34

Кемнәрдер миллионнар урлый

“Башкиравтодор” генераль директоры һәм аның ике әшнәсенә мошенниклыкта гаепләү белдерелде.

Кемнәрдер миллионнар урлыйКемнәрдер миллионнар урлый
Кемнәрдер миллионнар урлый

Башкортстанда аеруча зур күләмдә караклыкта “Башкиравтодор” генераль директоры, “КИВИ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры һәм аның урынбасарына гаепләү белдерелде. Бу хакта Русия тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тикшерү фаразлавынча, 2021 елда “Башкиравтодор” һәм “КИВИ” арасында Бөре-Тастүбә-Караидел районындагы Сатка автомобиль юлын төзекләндерү  һәм юл-төзелеш материалларын ташуга килешүләр төзелгән. Соңрак накладнойларның фальсификацияләнгәнлеге ачыкланган, әмма күрсәтелгән хезмәтләр өчен исәп тулысынча башкарылган. Гаепләнүчеләр барлык акчаны урлаганнар һәм үзара бүлешкәннәр. Республика предприятиесе бюджетына зыян 91 миллион сум тәшкил итә. Тентү вакытында документлар, техник җиһазлар, кыйммәтле әйберләр, 4,5 миллион сум акча, шулай ук ике Mercedes-Benz G63 AMG автомобиле һәм 14 данә бик кыйммәтле сәгатьләр алынган.

Республика тикшерү комитеты әлеге оешмаларда мондый мошенник схемалар буенча тикшерүне дәвам итә.

 

Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас