

Пенсияләрен һәм башка социаль түләүләрне 4 ноябрьдә алырга тиешле гражданнарга акча почта хезмәткәрләре аша 2, 3 ноябрьдә үк, вакытыннан алда җиткереләчәк. Һәр пенсионерга моның конкрет датасы октябрь аена пенсия квитанциядә үк күрсәтелгән иде.
Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакыттан, ягъни, 12 ноябрьдән алда – 10 ноябрьдә үк башкарыла. Бу 12 сенең ял көненә туры килүе белән бәйле.
Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, ноябрьдә гомуми түләүләр 23,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Моның өчен бюджетта акча бар.
Бүгенге көндә Башкортстанда 1 миллион 135 мең пенсионер, 294 мең федераль льготник исәпләнә һәм 137 мең кеше федераль социаль түләүләр ала. Аларның 28,9 проценты социаль түләүләрне “Почта России” аша, 70,6 проценты – кредит оешмалары аркылы, 0,5 проценты башка оешмалар аша ала.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.