Җәмгыять
28 Октября 2023, 05:12

Татар бүлеге кызлары – Казанда!

Уфа Фән һәм технологияләр университеты студентлары Регина ИСЛАМОВА һәм Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА “Татар гыйлеме” Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшендә катнашты.

Татар бүлеге кызлары – Казанда!Татар бүлеге кызлары – Казанда!
Татар бүлеге кызлары – Казанда!

Яшьләрнең гыйльми җыены 25-27 октябрь көннәрендә Казанда узды. Форум Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылды һәм төрки халыкларның эпик фольклор мирасын өйрәнүгә багышланды.

Форум эшендә илнең төрле төбәкләрендәге вузларда төрки халыкларның теле, әдәбияты буенча белем алучы 37 студент һәм аспирант катнашты. Алар арасында Уфа Фән һәм технологияләр университеты, аның Стәрлетамак бүлекчәсе, М. Акмулла исмемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетыннан килгән татар һәм башкорт студентлары да бар иде. Аерым алганда, җыенда Уфа Фән һәм технологияләр университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының татар-рус бүлегендә белем алучы Регина ИСЛАМОВА (гыйльми җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент И.К. ФАЗЛЕТДИНОВ) һәм Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА (гыйльми җитәкчесе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент Л.Р. СӘГЫЙДУЛЛИНА) катнашты.

 “Татар гыйлеме” форумында яшьләр Казахстанан, Кыргызстаннан, Калмыкиядән, Мәскәүдән, Уфадан килгән күренекле тюрколог-галимнәрнең чыгышларын тыңлады, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Башкорт дәүләт педагогия университетындагы Яшь чәчәннәр мәктәбе әгъзаларының филология фәннәре докторы Розалия СОЛТАНГӘРӘЕВА җитәкчелегендә башкорт халкының “Урал батыр” эпосын сәхнәләштерүе җыелучылар тарафыннан алкышлар белән кабул ителде.

“Татар гыйлеме” Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе Татарстанда 2017 елдан бирле уздырылып килә.

            Регина ИСЛАМОВА фотолары.

Татар бүлеге кызлары – Казанда!
Татар бүлеге кызлары – Казанда!
Татар бүлеге кызлары – Казанда!
Татар бүлеге кызлары – Казанда!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас