

Полилингваль белем – туган телләрне саклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле ысулларының берсе. Башкортстанда мондый мәктәпләр 2019 елда ук ачыла башлады. Республикада яшәүче 150дән артык милләт татулыкта, бер-берсенең мәдәниятен, телен һәм кыйммәтләрен хөрмәт итеп яшәве өчен бу – иң мөһим таләп.
Бүгенге көндә төбәктә инде сигез полилингваль мәктәп эшли. Аларның икесе Уфада урнашкан, Нефтекама һәм Стәрлетамакта тагын берешәр мәктәп бар. Әлеге уку елы башында Хәйбулла районының Акъяр авылында һәм Учалы шәһәрендә тагын ике мәктәп үз ишекләрен ачты. Шулай ук Мишкә авылының 2 нче санлы мәктәбе һәм Сибай гимназия-интернаты да полилингваль гомуми белем бирү оешмасы статусын алды. Шулай ук Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылы мәктәбендә, Бишбүләк һәм Баймак лицей-интернатында полилингваль сыйныфлар ачылды.
Гомумән, яңа уку елы башыннан барлык 8 полилингваль мәктәптә 7500дән артык кеше белем ала, шуларның 1091е – беренче сыйныф укучысы.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин сүзләренә караганда, республика полилингваль белем бирү ягыннан башка субъектлардан аерылып тора. Биредә ул дәүләт теле статусына ия рус, башкорт телләре һәм Башкортстан халыкларының башка телләре белән бергә укытып алып барыла.
«Нефтекама шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәп-интернат уңышлы эшләп килә. 1 сентябрьдә Мишкә районында мари телендә белем бирүче мәктәп ачылды. Шулай ук Бижбуләк районында – чуаш телендә һәм Тәтешле районында удмурт телендә белем бирүче мәктәпләр ачарга планлаштырабыз», – дип сөйләде министр "Башинформ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Чыганак: https://www.bashinform.ru
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.