Җәмгыять
26 Октября 2023, 07:59

“Дүртле” өчен... машинага ут төрткән

Уфа дәүләт авиация-техник университетында укып, диплом эшен “дүртле”гә яклаган ир, ике ел үткәч, комиссия әгъзасының машинасына ут төрткән.

“Дүртле” өчен... машинага ут төрткән“Дүртле” өчен... машинага ут төрткән
“Дүртле” өчен... машинага ут төрткән

Рөстәм исемле 42 яшьлек ир 2021 елда айти-белгечлек буенча ул вакыттагы Уфа дәүләт авиация-техник университетының магистратурасын тәмамлаган булган. Аның диплом эшен гыйльми комиссия “дүртле”гә бәяли. Комиссиядә эшләүче бер ханым, гомумән, дипломга “өчле” куярга тәкъдим итә. Бу вакыйгадан соң ике ел үткәч, Рөстәм аңардан үч алырга була. Ул, төнлә килеп, галимә ханымның “Митсубиси Аутлендер” автомобиленә ут төртә. Аннан поездга утырып качарга җыена.

Күрәсең, “айтишник”ка юкка гына “дүртле” куймаганнардыр. Ул ут төртү мизгелендә үзен стенадагы видеокамералар төшерүен аңламый. Росгвардия хезмәткәрләре видеоязма буенча ут төртүченең шәхесен ачыклап, аны поездга керү белән тоткарлап, кулга алалар. Хәзер аңа карата “Кеше мөлкәтен алдан уйлап җимерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар фикеренчә, Рөстәмнең республикада башкарылган тагын шундый берничә җинаятькә катышы булу мөмкин. Хәзер ул суд алдына басып, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш.

Чыганак: ufa_rb

“Дүртле” өчен... машинага ут төрткән
“Дүртле” өчен... машинага ут төрткән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас