Җәмгыять
26 Октября 2023, 06:32

18 мең инвалидка пенсия гаризасыз билгеләнгән

Социаль фондның Башкортстан бүлекчәсе хезмәткәрләре аларга пенсия билгеләгәндә, кирәкле мәгълүматны Инвалидларның федераль реестрыннан алган.

18 мең инвалидка пенсия гаризасыз билгеләнгән18 мең инвалидка пенсия гаризасыз билгеләнгән
18 мең инвалидка пенсия гаризасыз билгеләнгән

Әлеге пенсияләрне Социаль фонд медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматларына таянып билгели. Экспертиза үткәннән соң аның нәтиҗәләре Инвалидларның федераль реестрына җибәрелә, ә аннары 5 көн эчендә Социаль фонд пенсия билгеләү турында карар кабул итә. Бу хактагы хәбәр инвалидның дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Шуннан соң инвалид пенсия алу ысулын үзе сайлый ала.

Пенсиядән тыш, Социаль фонд инвалидларга башка социаль түләүләрне билгели. Алар исәбенә айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы керә. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина кулланмаларын, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала.

Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр картлык буенча пенсия алган кеше инвалидлык алса, аңа элегрәк билгеләнгән пенсиягә өстәмә буларак, автоматик рәвештә айлык акчалата түләнә башлый.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Блокададагы Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинградта яшәүче” тамгалары белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – картлык буенча  һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе алу хокукы беркетелгән.

         Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.

18 мең инвалидка пенсия гаризасыз билгеләнгән
18 мең инвалидка пенсия гаризасыз билгеләнгән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас