+13 °С
Облачно


Уфада 42 яшьлек ир-ат дипломындагы түбән бәя өчен элекке Уфа дәүләт авиация техник университетының имтихан комиссиясе әгъзасы машинасын яндырган. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы хәбәр итә. Канал мәгълүматлары буенча, бу ир-ат 2021 елда магистр дипломын яклаган вакытта, комиссия әгъзаларының берсе аңа өчле билгесе куйган, шуның аркасында уртача балл дүртлегә төшкән.
Зыян күрүче фикеренчә, түбән бәягә үпкәләп, ир-ат аңардан үч алырга һәм машинага ут төртергә булган. Аны видеокамералар ярдәмендә тапканнар һәм вокзалда тоткарлаганнар. Җинаятьче качарга да маташкан.
Чыганак: lenta.ru.
Фото: Freepik.