Җәмгыять
25 Октября 2023, 04:36

11 ел буена алимент түләүдән качып йөргән

Нуриман районында яшәүче ата кешедән улын тәрбияләү өчен суд 530 мең сум акча түләткән. Ләкин моның озын тарихы бар.

11 ел буена алимент түләүдән качып йөргән11 ел буена алимент түләүдән качып йөргән
11 ел буена алимент түләүдән качып йөргән

Нуриман районында яшәүче 34 яшьлек ирнең 11 яшьлек улы бар. Бала туу белән диярлек ир-ат гаиләне ташлап китә һәм үзенең ата бурычларын үтәүдән баш тарта. Аерылышканнан соң бер ел узгач, малайның әнисе ирдән мәҗбүри алимент түләтү турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итә. Суд бала балигълык яшенә җиткәнче ирдән алимент түләттерү турында карар чыгара.

Суд приставларының республика хезмәте мәгълүматларына караганда, иргә акыл утырмый: ул улының язмышына җавапсыз каравын дәвам итә. Нәтиҗәдә, алиментлар буенча аның гомуми бурычы 530 мең сумнан артып китә. Ир эш эзләү белән шөгыльләнми, мәшгульлек үзәгенә исәпкә басмый, улын тәрбияләүдә катнашмый. Нәтиҗәдә, ир РФ КоАПның 5.35.1 маддәсенең 1 өлеше буенча (“балаларны яки хезмәткә сәләтсез ата-аналарны тәрбияләү өчен акча түләүдән баш тарту”) административ җаваплылыкка тарттыралар. Хокук бозган өчен мировой судья аңа 60 сәгать мәҗбүри эш билгели.

Ләкин административ җаваплылык та ата кешегә йогынты ясамый. Дүрт ел буена ул мәҗбүри эшләрне башкарудан кача, бу вакыт эчендә ир-ат рәсми рәвештә эшкә урнашып ала һәм сигез ай буена алиментларын түләп килә. Аннары эшеннән китә һәм улы турында яңадан оныта. Суд приставлары аңа карата халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мәҗбүри рәвештә теркәлү турында карар чыгара. Ир-ат аны үтәми. Шулай итеп, аңа карата РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше буенча (“балаларны яки хезмәткә сәләтсез ата-аналарны тәрбияләү өчен акча түләүдән баш тарту”) җинаять эше кузгатыла.

Дәүләт автоинспекциясе белән уртак эш барышында гражданинның шәхси автомобилендә кеше ташу белән шөгыльләнүе ачыклана. Чираттагы рейд нәтиҗәсендә ЮХИДИ инспекторлары бурычлының машинасын туктата. Ир-атка карата мәҗбүри эшләрне үтәүдән читләшкән өчен беркетмә төзелә. Һәм, ни гаҗәп, ваемсыз ата шунда ук алимент йөкләмәләрен каплау өчен акчаны таба һәм 530 мең сумлык бурычын каплый.

Мондый очраклар берәү генә түгел. Күптән түгел Туймазы районында яшәүче бер күпбалалы ананың балалары алдында 430 мең сум бурычы булуы ачыкланган иде.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

11 ел буена алимент түләүдән качып йөргән
11 ел буена алимент түләүдән качып йөргән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас