

Бөре шәһәрендә яшәүче Светлана Байназова галәмәт зур гөмбә тапкан. Ул аны бер кул белән бик авырлык белән генә күтәрә алган, гөмбә 940 грамм тәшкил итә. Ул нарат гөмбәсе (боровик).
Светлана аңа Мишкә районының Сосновка авылы янындагы урманда тап булган. Ул урманга гөмбә җыяр өчен бармаган, туганнарыннан кайтышлый табигатькә соклану өчен генә урманга кереп чыккан чагында тап булган. Гөмбәләрне күптән җыеп әзерләп куйган булган.
Светлана Байназова Бөредәге 13 санлы “Йолдызчык” исемле балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Гигант гөмбәләрнең ашарга яраклы булуына килгәндә, эксперт сүзләренә караганда, гөмбәнең зурлыгы сыйфатка берничек тә йогынты ясамый. Аны гадәти ысул белән әзерләргә: пешерергә, кыздырырга, киптерергә мөмкин. Иң мөһиме, гөмбәнең карт һәм караймаган булуы мөһим. Андыйларны азык итеп кулланмау яхшырак.
Белгечләр җылы җәйдә ышык урыннарда мондый гигант гөмбәләр үсә ала дип исәпли. Гөмбә җыючылар күп булу сәбәпле генә алар бу кадәр үсеп өлгерми.
Фото: ufa.kp.ru