Җәмгыять
20 Октября 2023, 04:48

«Җанлы сүз»дә ничек катнашырга?

Иҗади лабораторияне оештыручылар кичә үткәргән Zoom-конференциядә сүз шул хакта барды.

«Җанлы сүз»дә ничек катнашырга?«Җанлы сүз»дә ничек катнашырга?
«Җанлы сүз»дә ничек катнашырга?

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Җанлы сүз” (“Живое слово”) республика иҗади бәйгесен инде унынчы тапкыр үткәрә. Быел ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылып, “иҗади осталык лабораториясе” статусын алды. Башкортстанда дәүләт телләрен һәм Русия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Республика башлыгы грантлары конкурсында да иҗади лаборатория проекты җиңеп чыкты. Кичә аны оештыру комитеты Zoom платформасында мәктәп укытучылары белән конференция үткәрде.

Проектның авторы Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА белдерүенчә, “Җанлы сүз” иҗат лабораториясе мәктәп укучыларыннан иҗади эшләрне 1 ноябрьдән кабул итә башлый. Алар 5 жанр буенча – “Шигырь”, “Хикәя”, “Әкият”, “Публицистик мәкалә”, “Фәнни мәкалә” номинацияләрендә бәяләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2024 елның 21 февралендә Уфа Фән һәм технологияләр университетының Тантаналар залында узарга тиеш.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр һәм аларның җитәкчеләре өчен татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы Консультацион үзәк булдырды. Ул шигърият һәм проза әсәрләре, публицистик мәкалә язу техникасы буенча дәресләр оештырачак, бу өлкәдә конкурсантларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк. Аның эше ноябрь урталарыннан башланачак.

Проектның эшчәнлеге 2023 елның 1 сентябреннән алып 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска эшләрне кабул итү 1 ноябрьдән башланачак. Моның өчен аларны проектның Нигезләмәсендә күрсәтелгән калыпларга салып, zhanly_suz@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.

Проектның мәгълүмати партнерлары арасында “Тулпар” журналы да бар. Шуңа күрә сезнең язмаларыгызны көтеп калабыз, дуслар!

#ГрантыГлавыРеспубликиБашкортостан
#сохранениеиразвитиегосударственныхязыковРеспубликиБашкортлстаниязыковинародовРеспубликиБашкортостанв2023году
#национальнокультурнаяавтономиятатарРБ
#УУНиТ
#кафедрататарскойфилологииикультуры
#җанлысүз
#X_җанлысүз 

«Җанлы сүз»дә ничек катнашырга?
«Җанлы сүз»дә ничек катнашырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас