Җәмгыять
18 Октября 2023, 17:20

Таксида йөрү дә куркыныч

Ике ир таксистның муенына пычак кадап машинасын урлаган.

Таксида йөрү дә куркынычТаксида йөрү дә куркыныч
Таксида йөрү дә куркыныч

Башкортстанның Бәләбәй районында 51 яшьлек таксистка ике ир-ат һөҗүм иткән. Алар аның муенына пычак кадаганнар һәм  автомобилен урлап алып киткәннәр. Һөҗүм итүчеләр 1991 һәм 1986 елгы. Алар   элек тә хөкем ителгән булган.

Әлеге ир-атлар исерек булган, эчемлекләре беткәч, алар таксистны үтерергә һәм аны таларга карар кылган. Шикләнелүчеләр  таксисттан Мәтәүбаш авылына алып баруын сораганнар һәм юлда туктарга кушканнар. Берсе машина йөртүчене тотып торган, ә икенчесе муенына пычак белән кадаган. Таксист каршылык күрсәткән, ул кулына отвертка алып һөҗүм итүчеләрнең берсенә кадаган. Шул рәвешле машина хуҗасы чыгып качкан һәм яралы килеш очраклы машина тотып хастаханәгә барып җитә алган, ә анда инде булган хәл турында полициягә хәбәр иткәннәр. Бу вакытта караклар урланган машинада юл читенә чыгып очканнар. Шуннан соң алар  пычак һәм таксистның телефоныннан котылганнар. Ерак качып китә алмый  кулга алынганнар.

Әлеге хәл буенча тикшерү башланган. Бу хакта  Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.

 

Фото: Олег ЗОЛОТО

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас