Җәмгыять
13 Октября 2023, 05:09

Их Сәвәләй, Сәвәләй...

Кырмыскалы районының Сәвәләй авылы мәктәбендә ике 11 яшьлек малай 12 яшьлек кызны кыйнаганнар. Бала - хастаханәдә.

Их Сәвәләй, Сәвәләй...Их Сәвәләй, Сәвәләй...
Их Сәвәләй, Сәвәләй...

Бу хәл 10 октябрьдә була. Көндез, VI сыйныфта дәрес вакытында укытучы ни сәбәптәндер класс бүлмәсеннән чыгып китә. Ул арада биредә укучы 12 яшьлек кыз һәм ике 11 яшьлек малай сүзгә килә. Тиздән талаш сугышка әверелә. Малайлар кызга берничә тапкыр сугалар, тәненә тибәләр. Укытучы кергәч тә, кыз өенә кайтып китми, дәрес беткәнче класста утыра. Бары тик соңыннан гына “Ашыгыч ярдәм” аны хастаханәгә алып китә.

Медицина тикшерүе берничә урында кызның тәненә кан савуын, үт куыгына, талагына зыян килүен ачыклый. Санитар авиация вертолеты аны Уфага алып килә. Бүгенге көндә бала хастаханәләрнең берсендә травматология бүлегендә ята. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Уфа районара тикшерү комитеты “халатность” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер кыйнаучы малайларның ата-аналарына да, укытучыга да, мәктәп җитәкчелегенә дә хөкем карары яный. Шулай итеп, тәрбия күрмәгән малайларның  башбаштаклыгы берничә кешенең язмышын сындыруы ихтимал. Ирексездән, “Их Сәвәләй, Сәвәләй...” дип куясың...

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Их Сәвәләй, Сәвәләй...
Их Сәвәләй, Сәвәләй...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас