

Индексациядән соң “Ана капиталы” беренче балага 631 мең сум тәшкил итәчәк. Беренче бала туганда “Ана капиталы”на сертификат алмыйча, икенче балага гына алганда, кулыгызга 834 мең сум керәчәк. Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерүенчә, “Ана капиталы” 1 гыйнвардан 7,5 процентка артачак. Бу 2023 елда булган инфляция күрсәткечләрен каплау өчен эшләнелә.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 февраленнән беренче бала өчен “Ана капиталы” 586,9 мең сум тәшкил итә. Икенче бала туганда, ул янә 188,6 мең сумга арта.
Бүген Хөкүмәттә һәм Думада беренче балага “Ана капиталы”н түләү кирәклеге турында кызу бәхәсләр бара. Аерым депутатлар фикеренчә, беренче балага “Ана капиталы”н түләп тормыйча, икенчесенә түләүне 1 миллион сумга кадәр җиткерергә кирәк. Ләкин әлегә иске тәртип гамәлдә кала.
Фото: https://ru.freepik.com/free