+17 °С
Облачно


Башкортстанда былтыр яман шеш белән авыручылар саны 100 мең кешегә 2230,3 очрак тәшкил иткән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының докладында хәбәр ителә.
Иң күп очраклар Күмертау шәһәрендә теркәлгән 100 мең кешегә -- 2837,9 очрак. Шулай ук Салават (2743,4), Межгорье (2679), Уфа (2677) шәһәрләрендә, Миякә (2650,2) һәм Стәрлебаш (2648,1) районнарында авыручылар саны уртачадан югарырыак.
Онкология белән авыру күрсәткечләренең икеләтә диярлек түбән булуы Баймак (1159,2), Бөрҗән (1241,2) һәм Әбҗәлил (1253,1) районнарында күзәтелә.
Чыганак: UfaTime.ru.
Фото: Freepik.