Җәмгыять
10 Октября 2023, 06:30

Шәехзадә Бабич исемендәге премия ияләре билгеле

Башкортстанда яшь талантлар күп. Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә кемнәр "иң-иң"нәр? 

Шәехзадә Бабич исемендәге премия ияләре билгелеШәехзадә Бабич исемендәге премия ияләре билгеле
Шәехзадә Бабич исемендәге премия ияләре билгеле

Республика көне алдыннан әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе ияләре билгеле булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин катнашкан тантанада 2021 һәм 2022 ел лауреатлары бүләкләнде. 

Абруйлы бүләк шагыйрә, тәрҗемәче Кристина Андриановага («Өч йөз сармат», «Илле биш бер тылмач тарихы» шигъри җыентыклары өчен), рәссамнар Лиана Мкртчян һәм Резеда Таһирова җитәкчелегендәге иҗади коллективка («Минем Ватаным -- минем җирем» рәсем сәнгате өлкәсендәге иҗади проекты өчен) һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты Илнур Хәйруллинга (башкорт музыка сәнгатен пропагандалаган һәм милли уен коралын популярлаштырган өчен) тапшырылды.

Чыганак: Башинформ.

 

Шәехзадә Бабич исемендәге премия ияләре билгеле
Шәехзадә Бабич исемендәге премия ияләре билгеле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас