

Әлеге коточкоч хәл аларның әниләренең 10 октябрь эштән кайтуы белән ачыла. Уфа аэропортында эшләүче Юлиана эштән кайтып кызын уятырга кергәч аның бүлмәсендә булмавын, телефонының карават астында ятуын, өйдәге көрәш эзләрен күрә. Хатын машинасына төшеп багажникта кызының гәүдәсен таба һәм полициягә шалтырата.
Бу вакытта өйдә беренче никахтан булган улы да булмый, шик аңа төшә, аны эзләү башлана.
Берничә сәгатьтән соң 21 яшьлек абыйсы ерактагы бер күпкатлы йортның чормасында табыла. Ул сәер психик халәттә була, сеңлесен үтерүен таный. Аның сүзләренчә, ул кызны буып үтерә һәм диван артына яшерә. Аннан берничә көннән мәетнең исе таралу ихтималлыгыннан аны машинага төшереп, кая да булса илтеп ташларга җыена, ләкин машинаны күчереп кую белән генә чикләнә. Сеңлесен үтерү сәбәпләрен ачык кына әйтә алмый.
Агымдагы елның җәендә әнисе сеңлесе белән Дубайда ял иткән була. Бу абыйсының аннан көнләшү ихтималлыгына фараз уята.
Егет укуыннан куылган, соңгы чорда үзен сәер тоткан.
Фото: https: ufa.kp.ru