

Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә сәбәпче булган Чишмә районы кешесе Вадим Л. суд каршына басачак. Бу хакта кичә, 5 октябрьдә, республика прокуратурасы хәбәр итте. Авариядә җырчы Әнвәр НУРГАЛИЕВның туганы, 32 яшьлек Диана Сәфәрова һәлак була. ⠀
Авария быел, 9 майда, Чишмә поселогының Революция урамында була. Тикшерүчеләр әйтүенчә, төнлә Вадим үзенең Toyota Camry автомобиленең руль артына исерек килеш утырган. Ул югары тизлектә бара, як-якларыннан интервалны сакламый, узарга чыкканда, Диана алып барган Honda Civic автомобилен кисеп ала. Шуның аркасында Диана Сәфәрованың автомобиле тотрыклылыгын югалта һәм металл коймага барып керә. Яшь хатын фаҗигале рәвештә һәлак була.
Прокуратура хезмәткәрләре билгеләвенчә, юл-транспорт һәлакәтеннән соң Вадим Л. юкка чыга, ләкин аны барыбер эзләп табалар. Ул гаебен өлешчә таныган. Җинаятьләр кодексы буенча, гаепләнүчегә 5 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Моннан тыш ул аерым вазыйфаларда эшләү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Җинаять эше Чишмә район судына җибәрелгән.
Чыганак: ufa1.ru