Җәмгыять
5 Октября 2023, 07:39

Педагогик стаж өчен пенсияне ничек алырга?

Пенсия алу өчен стаж ничә ел булырга тиеш? Аңа югары белем алу еллары, декрет ялы керәме? Пенсия укыту эше белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да түләнәме? Бүген, Укытучылар көнендә, Русия Социаль фондының Башкортстандагы бүлекчәсе бу мәсьәләдәге үзгәрешләр турында аңлатма бирде.

Педагогик стаж өчен пенсияне ничек алырга?Педагогик стаж өчен пенсияне ничек алырга?
Педагогик стаж өчен пенсияне ничек алырга?

Гамәлдәге законнар буенча педагогларга картлык буенча вакытыннан алда страховка пенсиясе каралган. Бу укытучы эшенең психологик һәм физиологик яктан бик авыр булуы белән аңлатыла. Педагогик пенсия укытучының яшенә карамыйча бирелә. Аны алу өчен кешенең кимендә 25 ел буена балалар укытуы кирәк. Шул ук вакытта әлеге 25 еллык стажны 2023 елда тутыручылар әлеге пенсияне бары тик 5 елдан соң гына ала башлаячак. Гади генә итеп әйткәндә, Сез 22 яшегездә югары уку йорты бетереп, мәктәптә укыта башлагансыз икән, вакытыннан алдагы пенсияне 47 яшегездә түгел, 52 яшьтән генә ала башлаячаксыз. Бу берничә ел элек башланган пенсия реформасына бәйле.

Шуны да әйтик: вакытыннан алда бирелә торган пенсия барлык педагогларга да тәтеми. Аны билгеләгәндә, Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган Вазыйфалар һәм учреждениеләр исемлеге кулланыла. Әлеге исемлектә 26 вазыйфа һәм 60 тан артык балалар учреждениесе атамасы бар. Вакытыннан алда пенсия алу өчен шуларда эшләргә кирәк. Мәсәлән, югары уку йортларында эшләүче педагогларга стаж буенча пенсия түләнми.

Педагогик эшчәнлек стажын санаганда декрет  ялында булган чорлар, үз исәбеңә алынган отпуск вакытлары, шулай ук Башкортостан Республикасында билгеләнгән бәйрәм көннәре төшереп калдырыла. Пенсия билгеләгәндә, стаж календарь буенча исәпләнә, ягъни 1 ел өзлексез эшләү дәвере бер ел стаж тәшкил итә.

Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында вакытыннан алда бирелә торган пенсияне 47544 педагогик хезмәткәр ала.

Педагогик стаж өчен пенсияне ничек алырга?
Педагогик стаж өчен пенсияне ничек алырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас