Җәмгыять
4 Октября 2023, 12:47

«ПараТайп» нәрсә ул?

Бүген Уфада күптелле шрифтларны файдалану буенча осталык дәресе үтте.

«ПараТайп» нәрсә ул?«ПараТайп» нәрсә ул?
«ПараТайп» нәрсә ул?

Мастер-классны «ПараТайп» компаниясенең коммерция директоры, А.Н. Косыгин исемендәге Русия дәүләт университеты профессоры, техник фәннәр кандидаты Сергей Бобрышев үткәрде. “Башкортстан Республикасының дәүләт һәм рәсми телләрендә аралашу мохитендә күптелле «ПараТайп» шрифтларын файдалану” дип аталган чара Русия халыкларының туган телләрен саклауга багышланган “Барысы өчен дә мәгълүмат” ЮНЕСКО программасына керә. Программа буенча чаралар кичәле-бүгенле Уфада узды.

Сергей Николаевич Башкортстан Республикасы телләренә караган шрифтлар исемлеге белән таныштырды. Юникод стандарты зоналарында милли символларның урнашуы, полиграфия, Интернет, видео һ.б. милли шрифтларны куллану турында сөйләде.

«ПараТайп» компаниясе 1998 елда Уфа егете Эмиль Якупов тарафыннан оештырылган.

– Башкортстан Республикасы һәрвакыт безнең компаниянең игътибар үзәгендә булды. Шуңа да «ПараТайп» тормышка ашырган проектларның берсе «Башкортстан шрифтлары» дип атала. Бу проект республика хөкүмәте һәм безнең компаниянең ике яклы килешүе нигезендә барлыкка килде. 15 гарнитура (52 шрифт) җыелмасы формалаштырылды һәм республика нәшриятлары, студияләр, типографияләр, республика һәм муниципаль берәмлекләр өчен 150 дән артык лицензия бирелде. Дөньядагы бөтен нәрсә яңарган кебек үк, милли шрифтлар да яңарыш таләп итә, – диде Сергей Бобрышев.

Фото: https://vatandash.ru/

 

«ПараТайп» нәрсә ул?
«ПараТайп» нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас