Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2023, 11:52

“Җанлы сүз” дусларын җыя!

“Җанлы сүз” (“Живое слово”) иҗади осталык лабораториясенең оештыру комитеты үзенең беренче утырышын үткәрде.

“Җанлы сүз” дусларын җыя!
“Җанлы сүз” дусларын җыя!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Җанлы сүз” (“Живое слово”) республика иҗади бәйгесен инде унынчы тапкыр үткәрә. Быел ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылып, “иҗади осталык лабораториясе” статусын алды. Башкортстанда дәүләт телләрен һәм Русия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Республика башлыгы грантлары конкурсында да иҗади лаборатория проекты җиңеп чыкты. Кичә аны оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр һәм аларның җитәкчеләре өчен татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы Консультацион үзәк оештыра. Ул шигърият һәм проза әсәрләре, публицистик мәкалә язу техникасы буенча дәресләр оештырачак, бу өлкәдә конкурсантларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк. Беренче утырыш бәйгедә катнашучы балаларның укытучылары, ягъни җитәкчеләр өчен Zoom аша 12 октябрьдә үтәргә тиеш.

Проектның эшчәнлеге 2023 елның 1 сентябреннән алып 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска эшләрне кабул итү 1 ноябрьдән башланачак.

Проектның мәгълүмати партнерлары арасында “Тулпар” журналы да бар. Шуңа күрә сезнең язмаларыгызны көтеп калабыз, дуслар!

#ГрантыГлавыРеспубликиБашкортостан
#сохранениеиразвитиегосударственныхязыковРеспубликиБашкортлстаниязыковинародовРеспубликиБашкортостанв2023году
#национальнокультурнаяавтономиятатарРБ
#УУНиТ
#кафедрататарскойфилологииикультуры
#җанлысүз
#X_җанлысүз 

“Җанлы сүз” дусларын җыя!
“Җанлы сүз” дусларын җыя!
“Җанлы сүз” дусларын җыя!
“Җанлы сүз” дусларын җыя!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: