

Русия Президенты Владимир Путинның указына ярашлы, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды. Ул 2023 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 18-27 яшьтәге 130 мең егет шушы вакыт аралыгында солдат шинеле кияргә тиеш.
Башкортстанның хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич Указга аңлатма биреп узды. Аның сүзләренә караганда, Башкортстаннан хәрби хезмәткә 4 меңнән артык егет китәргә тиеш. Чакырылучыларның беренче партиясе октябрь урталарында частьларга юл алырга тиеш. Аларга хәрби кием комплекты, несессер һәм азык-төлек паегы биреләчәк.
Шул ук вакытта хәрби комиссар хезмәткә чакырылучы яшьләрнең махсус хәрби операция барган территорияләргә җибәрелмәячәген вәгъдә итте.
Әйткәндәй, 1 октябрьдән военкоматка повестка буенча килмәү өчен штраф элекке 3000 сумнан 30 000 сумга кадәр, ягъни ун тапкырга артты.
Чыганак: bashinform.ru