Җәмгыять
30 Сентября 2023, 14:44

Пычак урынына – нур

Яман шеш авыруларын дәвалауның яңа алымы барлыкка килә.

Пычак урынына – нурПычак урынына – нур
Пычак урынына – нур

Мәскәүдә яктылык ярдәмендә яман шеш авыруларын дәвалау өчен препаратлар чыгара башлаганнар. Бу хакта үз блогында мэр Сергей Собянин хәбәр итте. 

"Авыруның башлангыч стадияләрендә дәвалауның мондый ысулы хирургия ысулларын алыштырырга мөмкин, – дип белдерде ул. – Препаратны пациентка керткәч, дару шеш күзәнәкләрендә туплана, аннары лазер яки яктылык диодлы нурланыш белән активлаша. Шеш тулысынча диярлек таркала".

Башкала мэры әйтүенчә, предприятие елына 40 000 флакон чыгарырга планлаштыра.

Чыганак: t.me/mos_sobyanin.

Пычак урынына – нур
Пычак урынына – нур
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас