

Чараны Башкортостан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты “Волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү буенча республика үзәге” белән берлектә оештырды. Очрашу Россия Федерациясе составына Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре кушылу көненә багышланды. Ул 30 сентябрьдә, ягъни иртәгә билгеләнәчәк.
Сугышчы белән аралашып, хәрбиләр тормышы турында тулырак танышу өчен егетләр генә түгел, кызлар да килгән иде. Алар Русия хәрбиләренең батырлыгы, аларның кораллары, фронттан килгән хатлар турында сорашты.
Чара барышында хәрби хезмәткәр СВОда катнашудагыв шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты, Донбасс һәм Новороссия халкы турында сөйләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен республика халкына ул аерым рәхмәт белдерде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашуларның әһәмияте зур, чөнки яшүсмерләрне һәрвакыт үз Ватанын яклап торырга әзер булган батыр кешеләр үрнәгендә тәрбияләү мөһим. Яшь буын үз геройларын белергә һәм илебезнең нинди мөһим миссияне үз өстенә алуын аңларга тиеш.
Чарада катнашучылар ахырда хәрби хезмәткәргә сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Чыганак: Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты