+23 °С
Дождь


Мигрантлар Башкортстан башкаласындагы “Ирәмәл” сәүдә үзәгендә урнашкан төнге клубка һәм аның каравылчысына бензин сипкән һәм ут төрткән. Аларның берсе – 28, икенчесе 30 яшьләр тирәсе. Каравылчы аларны исерек булу сәбәпле, клубка уздырмаган булган. Шуннан мигрантлар заправкага барып канистра белән бензин алып килгән һәм кертмәүләре өчен үч алганнар. Бу хәл видеога төшереп алынган.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Уфа базарында мигрантлар катнашлыгында массакүләм сугышу булды, анда алар пистолетлар һәм балталар да кулланган иде.
Тикшерү бүлеге фотосы.