+29 °С
Ясно


1 октябрьдән җирле вакыт белән 22:00дән 6:00гә кадәр балаларга җәмәгать урыннарында опекуннарсыз яки озатып йөрүчеләрдән башка йөрү тыела. Балалар бу тыюны бозган очракта, ата-аналарга яисә опекуннарга штраф салыначак. Аның күләме 100дән 500 сумга кадәр. Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге кануннарда балаларга беренче майдан 30 сентябрьгә кадәр төн уртасына кадәр йөрергә рөхсәт ителә, ә менә октябрьдән майга кадәр иртәнге алтыдан кичке унга чаклы.
Тыюның үтәлешен полиция хезмәткәләре күзәтәчәк. Әмма 18 яшькә җитмәгән затларга балигъ булган туганнары, яисә опекун озатуында җәмәгать урыннарында булырга рөхсәт ителә.
Фото: freepik.com