

Биредә мәктәп укучылары республиканың төрле махсус урта һәм югары уку йортлары белән таныша ала. Иртәдән кичкә кадәр «Конгресс-холл» бинасы балалар белән тулы. Алар бирегә сыйныфлары белән бергә җыелып килеп, югары уку йорты вәкилләре белән аралашалар. Әйткәндәй, фестивальгә югары сыйныф укучылары гына түгел, VI-VII сыйныф балалары да күпләп килә.
Югары уку йортлары оештырган стендлар арасында Уфа Фән һәм технологияләр университетыныкы үзенең байлыгы белән аерылып тора. Анда робот-манипуляторлар, яшеннең барлыкка килүен күрсәтә торган Тесла кәтүге, тагын әллә нинди җиһазлар бар. Алар һәммәсе дә булачак абитуриентларны республиканың йөзен тәшкил иткән “иске” яңа уку йортына чакырып тора.
“Киләчәккә билет” проекты Русиянең 85 төбәгендә Президент Владимир Путинның кушуы буенча тормышка ашырыла һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проектына керә.
Фото: https://mgazeta.com/news