Җәмгыять
26 Сентября 2023, 04:22

Бала гомере бер тиен торамы?

2022 елның җәендә Бакалыда исерек водитель тарафыннан таптап үтерелгән кызларның аналары үтерүчедән 1 тиеннән 18 сумга кадәр компенсация алган.

Бала гомере бер тиен торамы?Бала гомере бер тиен торамы?
Бала гомере бер тиен торамы?

2022 елның җәендә Бакалыда Марс исемле водитель исерек килеш дүрт студент  бәрдереп үтерә. Беренче инстанциядәге суд аны 13 елга иркеннән мәхрүм итте һәм һәр зыян күрүче гаиләгә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләргә боерды.

Күпмедер вакыт узгач, Башкортстан Югары суды аның төрмә срогын 11 елга кадәр киметте. Хәзер Марс Гозәеров кассацион шикаять язып, төрмә режимын җиңелрәккә үзгәртергә тели. Нияте – гомуми режимлы колониядән колония-поселениегә күчү, компенсация күләмен, шулай ук иректән мәхрүм ителү срогын киметү.

Һәлак булган кызларның әти-әниләре аптырашта калып, үзләренең кичерешләре белән БСТ каналындагы “Честно говоря” тапшыруы белән уртаклашканнар. Алар биредә үлгән балалары өчен компенсация килә башлавы турында да сөйләгәннәр: кемгәдер – 1 тиен, кемгәдер 6 тиен килгән. Иң зур түләү 18 сум 74 тиен тәшкил иткән.

Менә шундый хәлләр.

Чыганак: https://vk.com/govoryachestno

Бала гомере бер тиен торамы?
Бала гомере бер тиен торамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас