Җәмгыять
24 Сентября 2023, 17:57

Сунарда кеше үтергән

64 яшьлек ир ялгыш кешегә аткан.

Сунарда кеше үтергәнСунарда кеше үтергән
Сунарда кеше үтергән

Башкортстанның Тәтешле  районы Ялгыз-Нарат авылы янындагы урманда көндез өч ир-ат һәм бер хатын-кыз урманда кыргый җәнлекләр аулаганнар. Аучылар парлап-парлап бер якка юнәлгәннәр. Бераздан берсе арып ялга туктаган  һәм алда  куакларның кыймылдавын күреп атып җибәргән. Ул алда кешеләр юктыр дип уйлаган, нәтиҗәдә ике көпшәле мылтыктан атып, үзенең 35 яшьлек танышының күкрәгенә тидергән. Алынган ярадан ир-ат урынында мәрхүм булган.

“Тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшергән, суд экспертизалары билгеләнгән, шикләнелүче һәм шаһитлардан сорау алынган. Тикшерү гамәлләре дәвам итә. Кеше атып үтергән  сунарчы “саксызлык аркасында үлем китерү” мәддәсе буенча җинаять кылуда шикләнелә”.  Бу хакта Башкортстанның  тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас