Җәмгыять
22 Сентября 2023, 13:59

Унбишенче балалары туган!

Мәләвез шәһәрендә дөньяга килгән Артем Старцевның 8 абыйсы һәм 6 апасы бар.

Унбишенче балалары туган!Унбишенче балалары туган!
Унбишенче балалары туган!

Бу хакта Башкортстан Республикасы Юстиция буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәләвез ЗАГСында күпбалалы анага туу турында таныклык тапшыру тантанасы узган.

Хәзер гаиләдә 9 ул һәм 6 кыз бала үсә. Аларның иң өлкәненә 25 яшь. Артемның әтисе шәһәр сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшли. Гаиләнең шәхси хуҗалыгы да бар.

Күпләр фикеренчә, иң бәхетле балалар күпбалалы гаиләләрдә үсә. Алар бердәм, берсе өчен икенчесе җанын бирергә әзер. Ә бер яки ике балалы гаиләләрдә туган малай яки кыз еш кына бары тик үз-үзен генә ярата, эгоист булып үсә, диләр алар. Ә сез бу фикер белән килешәсезме?

Фото: Башкортстан Республикасы Юстиция буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Унбишенче балалары туган!
Унбишенче балалары туган!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас