Җәмгыять
22 Сентября 2023, 16:46

Мәхәббәт корбаны

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 23 яшьлек Карина исемле кызны 12 миллион сумлык ювелир эшләнмәләр урлавы өчен хөкем итте.

Мәхәббәт корбаныМәхәббәт корбаны
Мәхәббәт корбаны

Ул үзенең гаебен танып, хәтта авырлы булуы турында белешмә китерүенә дә карамастан, мәхкәмә аны 5 елга хөкем итте. Авырлы булуы турында белешмә дәүләт клиникасыннан алымаган, шәхси клиника тарафыннан бирелгән. Шул сәбәпле, мәхкәмә аны танымады.

Әлеге хәлләрнең башы 2022 елның көзендә башланган. Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә яшәүче Каринаны консалтинг фирмасына эшкә алалар. Берничә ай укытканнан соң Уфага китеп ювелир салонына эшкә урнашырга кушалар. Карина эшкә урнашкач “шеф”ына кибетнең хезмәткәрләре, эш тәртибе турында хәбәр итеп тора. Озак та үтми, аңа кыйммәтле әйберләрне урлап курьер аша Түбән Новгородка җибәрергә кушалар. Кыз урлый һәм эшеннән кача. Ләкин Дзержинскта аны кулга алалар. Ул бу адымга “шефына” карата мәхәббәте өчен баруын белдерә.

Каринаның  “шеф”ын әлегә тапмаганнар.

 

Фото: Ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас