Җәмгыять
21 Сентября 2023, 09:25

Башкортстанда салкын тию очраклары арта

Соңгы атнада республикада 30 мең кеше грипп һәм ОРВИга хас симптомнар белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанда салкын тию очраклары артаБашкортстанда салкын тию очраклары арта
Башкортстанда салкын тию очраклары арта

Роспотребнадзорның төбәк бүлекчәсе Башкортстанда салкын тию авыруларының ныклап көчәеп китүен билгели. Соңгы атнада республикада 25 мең кеше – ОРВИ, 5 мең кеше грипп һәм ОРВИга хас симптомнар белән дәваханәләргә мөрәҗәгать иткән.

Авыруларның яртысын 14 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә. Шулай ук махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында да авыручыларның саны шактый. Белгечләр әйтүенчә, бу сентябрьдә университетларда, техникум-колледжларда, мәктәпләрдә яңа уку елы башлануы, балалар бакчаларындагы төркемнәр артуы һәм һава торышы шартлары үзгәрүе белән бәйле.

Чыганак: КП-Башкортостан

Башкортстанда салкын тию очраклары арта
Башкортстанда салкын тию очраклары арта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас