Җәмгыять
20 Сентября 2023, 04:24

50 мең сум акча кемнәргә түләнеләчәк?

Бу акча 2023 елның декабреннән 2024 елның гыйнварына кадәр түләнеләчәк.

50 мең сум акча кемнәргә түләнеләчәк?50 мең сум акча кемнәргә түләнеләчәк?
50 мең сум акча кемнәргә түләнеләчәк?

Русия Президенты Владимир Путин гражданнарга яңа түләү турындагы Указга кул куйды. Документ хокукый информациянең интернет-порталында дөнья күрде.

Указ нигезендә, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан 50 мең сум акча “Ленинград оборонасы өчен” медале яки “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә бирелә. Өстәмә акча Русия, Литва, Латвия, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүчеләргә түләнелә.

Бөек Ватан сугышы чорындагы Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә. Блокада барлыгы 872 көнгә сузыла.

Дәүләт башлыгы түләүләрне 2023 елның декабреннән 2024 елның гыйнварына кадәр башкарырга кушты. Моның өчен Министрлар кабинеты җавап бирәчәк.

Фото: uralinform.ru

50 мең сум акча кемнәргә түләнеләчәк?
50 мең сум акча кемнәргә түләнеләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас