+25 °С
Болытлы
Росстат мәгълүматлары буенча, илдә инде өченче ел рәттән аерылышучылар саны арта. Һәр ун гаиләнең җидесе таркала. Узган елны 683 мең пар таркалган, 2023 елның беренче җиде аенда гына да 400 мең пар бергә яшәүдән туктаган. Бу бик зур сан. Бу бәланең сәбәпләре нидә соң? Аерылышучыларның 33 проценты моның төп сәбәбе итеп ярлылыкны, акча җитмәүне күрсәтә, үзара аңлашалмау, уртак тел таба алмау 15 процент өчен аерылышу сәбәбе булган, ә 14 процент хәләленең хыянәтләренә яки көнләшүенә чыдый алмыйча, аерылышырга карар кылган.
Менә шундый хәлләр.
Чыганак: @ufa_rb телеграм-каналы