Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2023, 18:14

Уфа дүрт көн Русиянең уен башкаласы булып алды

Фестивальдә барлыгы 250 мең кеше катнашты. 

Уфа дүрт көн Русиянең уен башкаласы булып алды
Уфа дүрт көн Русиянең уен башкаласы булып алды

“Әйдә уйнарга!” Бөтенрусия фестивале тәмамланды. Дүрт көн узган фестивальдә барлыгы 250 мең кеше катнашты. Балалар уенчыклары индустриясе форум-күргәзмәсе  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычында узды.

17 сентябрь узган фестивальне ябу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм чыгыш ясады.

– Без төп мәйданны балаларга – тормышыбыздагы иң мөһим кешеләргә бирдек. Без аларга төрле уенчыклар булуын күрсәттек. Без балаларда иң яхшы уенчыклар булуын телибез. Балаларның яхшы кешеләр булып тәрбияләнүендә уенчыкларның да өлеше зур. Мин барлык балаларны һәм өлкәннәрне алдагы елда узачак “Әйдә уйнарга!” фестиваленә чакырам, – диде Радий Хәбиров.

Дүрт көн буе барган чаралар кысасында төрле уеннар, ярышлар оештырылды, мультфильм геройларының тантаналы йөреше узды, осталык дәресләре үткәрелде. Милли музейда “Уенчыклар тарихы” күргәзмәсе эшләде. Фестивальдә уенчыклар җитештерүче 140 ширкәт катнашты, алар меңнән артык уенчык тәкъдим итте.

 

Илшат Казаккулов фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: