“Әйдә уйнарга!” фестиваленең эшлекле программасы кысасында пленар утырыш узды. Анда Русиянең уенчыклар сәнәгате үсеше тикшерелде. Чара кысасында өч килешү төзелде.
Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновация министрлыгы һәм Иран дәүләтенең уенчыклар ассоциациясе арасында, шулай ук Башкортстанның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр җитештерү заводы һәм Иранның Zarrin Toys компаниясе арасында килешү төзелде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фестивальдә Русиянең уенчыклар җитештерүче зур ширкәтләре ассортиментларын арттыру һәм Иран компанияләре белән берлектә яңа уенчыклар җитештерә башлаячагын билгеләде.
Фестиваль кысасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм уенчыклар җитештерүчеләрнең берлектәге киңәшмәсе узды. Анда Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин балалар уенчыклары каталогы, җитештерүчеләрнең бердәм реестрын эшләү кирәклеген күтәрде. Нәтиҗәдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Русия балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе арасында уенчыклар һәм укыту чаралары реестры булдыру турында килешү имзаланды.
“Әйдә уйнарга” фестиваленең матбугат үзәге фотосы.