Башкаланың Совет мәйданында илнең төрле төбәкләреннән җыелган уенчыклардан торган ярминкәләр гөрли, балалар өчен уен мәйданчыклары эшли, төрле-төрле интерактив программалар оештырыла.
Фестивальнең беренче көнендә чараларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Мәскәүдән килгән балалар хокуклары буенча вәкил Мария Львова-Белова да катнашты. Биредә илнең төрле почмакларыннан килгән уенчык җитештерүчеләр үзара тәҗрибә белән уртаклаша.
“Әйдә уйнарга” фестивалендә көн саен мультфильм геройларының тантаналы йөреше уза. Анда чит ил мультфильмнары геройлары юк, бары тик Русиянекеләр генә катнаша.
Бәйрәмдә Башкортстан театрлары көн саен спектакльләр күрсәтә, шулай ук мультфильмнар да тәкъдим ителә.
Чара 17 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Рәхим итегез! Биредә күңелле дә, арзан хакка уенчыклар да сатып алып була.
Мөнир ВАФИН фотосы