+10 °С
Яңгыр
Кешеләр чирләгән кебек үк, курчаклар да, уенчык җәнлекләр дә “авырып” китә ала. Кемнеңдер күзе чыга, колагы, яки башка әгъзасы ертыла, аяк-кулы сына. “Әйдә уйнарга” фестивалендә шундый уенчыкларны дәвалау өчен “Уенчыклар өчен госпиталь-остаханә эшли. Андагы табиб Наталья Алябина балалар китергән курчак һәм җанварларны дәвалый. Балаларны да дәва эшенә өйрәтә. Ә инде каты яралыларны калдырып китәргә мөмкин. Аларны савыккач бераздан килеп алырга була.
Алдагы фестивальләргә малайларның машина һәм коралларын төзәтү өчен сервис ачылуы да ихтимал диләр.
Фотода уенчыклар табибы уенчыкларын дәваларга алып килгән кызлар белән.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА фотосы.