+10 °С
Болытлы
Менә инде икенче көн Уфада “Әйдә уйнарга!” дип аталган Бөтенрусия фестивале бара. Чара башкаланың Совет мәйданында уза. Бәйрәмнең икенче көнендә мультфильм геройларының тантаналы йөреше, “Фиксики” мультсериалы нигезендә “Фикси-шоу”, “Аленький цветочек” интерактив спектакле күрсәтелде.
Совет мәйданында балаларның ихтыяҗыннан чыгып төрле тирмәләр оештырылган. “Аюкай” тирмәсендә татар һәм башкорт телләрендәге музыкаль уенчыкларны тәкъдим итү чарасы булды. “Нәниләр биләмәсе”ндә көне буе уеннар оештырылды. Анда констукторлар белән төрле әйбер ясау, магнитлы әкиятләр, планшетларда дидактик уеннар тәкъдим ителде.
“Әйдә уйнарга!” фестивале 17 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Мөнир ВАФИН фотолары.