Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 22:46

Сарык йоныннан шахмат фигуралары

Уфадагы “Әйдә уйнарга” фестивалендә киездән басылган шахмат белән уйнарга була.

Сарык йоныннан шахмат фигуралары
Сарык йоныннан шахмат фигуралары

“Әйдә уйнарга” Бөтенрусия фестивалендә киездән басылган  шахмат тактасы һәм фигуралар тәкъдим иттеләр. Бу уникаль эшне Сибайдан  Русия Хөкүмәте премиясе лауреаты, “Русия рухы” лауреаты, фольклорчы, халык чәчәне, Сибай сәнгать көллиятенең “Урал-батыр” дип аталган  чәчәннәр мәктәбе җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Гайнуллина алып килгән.

– Мин  бала чакта ук әбиемнән йон белән эшләү хикмәтләрен өйрәндем. Соңгы елларда аеруча моның белән нык мавыктым. Йорт, интерьер өчен төрле эшләнмәләр,  уенчыклар ясыйм. Шахмат фигуралары һәм шахмат тактасы булдыру идеясе миндә 2015 елда ук туган иде, 2016 елда шул эшкә тотындым. Моңа  ике ел вакыт китте. Моның белән балалар да бик кызыксына, –  дип белдерде киез остасы. Моннан тыш, Асия Гайнуллина фестиваль күргәзмәсендә башка киез эшләнмәләр дә тәкъдим итте.

Сарык йоныннан шахмат фигуралары
Сарык йоныннан шахмат фигуралары
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: