Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт идарәлеге Уфаның күрке булган Салават Юлаев һәйкәленә экспертиза үткәреп, тикшерү нәтиҗәләрен үз сайтында урнаштырды. Алар буенча скульптураның конструкциясе бүген кабул ителгесез аварияле хәлдә дигән нәтиҗә чыгарылды. Шуңа күрә һәйкәл махсус остаханә шартларында ремонтлауга мохтаҗ. Моның өчен аны пьедесталдан төшереп, реставрация үткәрергә кирәк булачак. Реставраторлар һәйкәл элементларының беркетелү элементларын яңартачак, һәйкәлнең эчке куышлыгындагы ярыкларны “ямаячак”, коррозиядән тазартачак, скульптураны яңадан буяп чыгачак.
Шулай ук постаменттагы гранит плитәләр шомартылган кара гранитка алыштырылачак. Һәйкәлнең формасы, зурлыгы, урнашу рәвеше үзгәрешсез калачак. Иске блокларны сүтәр алдыннан аларның шаблоннары алыначак. Шулай ук һәйкәл урнашкан курганның тарихи йөзе кире кайтарылачак.
Реставрация эшләре кайчан башланачагы әлегә билгеле түгел.
Фото: smartik.ru