Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2023, 11:18

Башкортстанда яшәү минимумы үзгәрә

2024 елның 1 гыйнварыннан ул уртача 13 576 сум тәшкил итәчәк.

Башкортстанда яшәү минимумы үзгәрә
Башкортстанда яшәү минимумы үзгәрә

Киләсе елдан башлап Башкортстанда яшәү минимумы үзгәрә. 2024 елның 1 гыйнварыннан башлап ул уртача һәр кешегә 13 576 сум тәшкил итәчәк. Әле минимумның күләме – 12 650 сум. Хезмәт яшендәге гражданнар өчен яшәү минимумы хәзергедән 1008 сумга артып, 14 798 сумга җитәчәк. Пенсионерлар өчен ул 12 470 сум (арту – 480 сум), балаларга 13 169 сум (арту – 898 сум) булачак. Әлеге минимумнар 2024 ахырына кадәр гамәлдә булачак. Шулай итеп, гражданнарның төрле категорияләре өчен яшәү минимумы 4 проценттан алып 7,3 процентка кадәр артачак. Бу хактагы карар Башкортстан Хөкүмәтенең хокукый информация бирүче рәсми интернет-порталында урнаштырылды.

2024 елдан башлап Русиядә минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артырга тиеш.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәү минимумы үзгәрә
Башкортстанда яшәү минимумы үзгәрә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: