Республика халкы бүген VII чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга 110 депутаты сайлый. Депутатларның вәкаләтләре алдагы 5 ел буена дәвам итәчәк. Моннан тыш, Межгорье ябык административ-территориаль берәмлеге Советына, Чишмә һәм Приют поселок советларына, шулай ук төбәкнең авыл биләмәләре советларына депутатлар сайлау уза.
Сайлаулар-2023 республикада чыннан да масштаблы булачак, территориаль сайлау комиссияләре һәм участоклары саны буенча Башкортстан бары тик Мәскәү өлкәсеннән генә калыша.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, 69 территориаль сайлау комиссиясе һәм 3273 сайлау участогы эшли, аларның бер өлеше безнең сайлаучыларның вакытлыча яшәү урынында булдырылган. 110 мандатка бездә 859 кандидат дәгъва итә, ягъни уртача бер мандатка 8 кандидат килеп чыга. Муниципаль сайлаулар буенча 7 меңләп мандат өчен 14 меңнән артык кандидат көрәшә.
Сайлауларда беренче тапкыр, ягъни 18 яше тулган 71 меңнән артык кеше катнаша. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сайлаучыларга аерым игътибар бирелә – алар өчен участокларда пандуслар һәм култыксалар җиһазландырылган, кабинкаларда өстәмә яктырту урнаштырылган, эре шрифт яки Брайль шрифты белән басылган мәгълүмати материаллар әзерләнгән. Өйдән чыгып йөри алмаучыларга исә волонтерлар гражданлык бурычын үтәргә ярдәм итәч.
Үз кандидаты өчен кешеләр прописка урыны буенча да, үзләренең факттагы яшәү урыны буенча да тавыш бирә ала – моның өчен алдан Дәүләт хезмәтләре аша онлайн-гариза бирергә кирәк иде.
Иртәнге 8 сәгатьтән алып участок сайлау комиссияләренең эш ахырына кадәр республика Иҗтимагый палатасы аппараты каршында процедура мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр өчен үзәк эшли. Электораль юристлар халыкка тавыш бирү чорында законнарны үтәүгә бәйле барлык кызыксындырган темаларга да консультация үткәрә. Тәртип бозулар яки конфликтлы хәлләр барлыкка килгәндә, участокта һәркем 7 (34-72) 18-16-84 телефоны аша шалтырата яки [email protected] электрон адресына яза ала. Иҗтимагый күзәтүчеләр өчен кайнар линия эшли.
Төбәктәге участокларда тәртипне 13 меңнән артык кеше күзәтә, аларны сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әзерләгән. Алар арасында – төрле һөнәр һәм яшь вәкилләре. Анда төп басым законнарны бозуны булдырмый калуга, процессның үтәкүренмәлелеген һәм сайлаучылар хокукларын үтәүгә куела.
1-4 сентябрьдә, Башкортстанда Русиянең яңа төбәкләренең закон чыгару җыелышларына вакытыннан алда сайлаулар узды. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожьеда берничә мең кеше өчен Уфада һәм Стәрлетамакта дүрт экстерриториаль комиссия төзелгән.
Фото: низино24.рф