+10 °С
Болытлы
Уфа администрациясе шәһәрдә ягу сезоны башлануга әзерлек эшләре тәмамлануын хәбәр итте. Бирелгән мәгълүматларга караганда, барлык күпфатирлы йортлар һәм социаль объектлар тикшерелгән, шулай ук төтен юллары каралган.
Мэриядә хәбәр итүләренчә, фатирларга җылылык җибәрүнең билгеле тәртибе бар. Закон буенча, тәүлекнең уртача температурасы биш көн дәвамында 8 градустан түбәнрәк булса, җылылык бирелә башлый.
Әмма башкалада яшәүчеләр, температура төшүне дә көтмичә, күпфатирлы йортка җылылык җибәрүгә заявка бирә ала.
Йортларда җылы, кагыйдә буларак, тиз генә пәйда булмый: җылылык бирелгәннән алып, батареяләр кайнарланганчы өч тәүлеккә кадәр вакыт уза ала.