Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2023, 08:25

1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачак?

2 миллион 778 мең кешенең пенсияләре уртача 42 000 сумга җитәргә тиеш.

1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачак?
1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачак?

Тик шатланырга ашыкмагыз: бу хәбәр бары тик хәрби пенсионерларга гына кагыла. Русия Хөкүмәте карары белән 2023 елның 1 октябреннән аларның пенсияләре 10,5 процентка күтәреләчәк һәм уртача 42 000 сум тәшкил итәчәк. Гади пенсионерларның күпчелеге бу сумманы төшләрендә генә күрә.

Бүген Русиядә якынча 2 миллион 778 мең хәрби пенсионер яши. Алар исәбенә гомерләрен армия белән бәйләүчеләрдән тыш, Русиянең Оборона, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, полиция, Тикшерү комитеты, прокуратура, таможня, ФСИН системаларында эшләп, хаклы ялга чыгучылар керә.

Русия Финанс министры урынбасары Леонид Горнин билгеләвенчә, хәрби пенсияләрне күтәрүгә федераль бюджеттан 1 триллион сумнан артык акча бүленәчәк.

Фото: vnimanie.pro

1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачак?
1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачак?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: