Бүген, 8 сентябрьдә, Башкортстан халкы Милли кием көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән 2020 елда булдырылды. Ул елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләнә.
Әлеге бәйрәмне Уфаның 84 нче Татар гимназиясе укучылары һәм педагоглары аеруча зур күтәренкелек белән каршы алды. Барлык сыйныф укучылары да мәктәпкә халкыбызның милли киемнәрендә килде. Хәтта гимназия директоры Равил Рифгать улы Идрисовның да башын – татар түбәтәе, күкрәген милли орнаментлы галстук бизи иде.
Бүген гимназиядә үткән дәресләр дә гадәти булмады. Гуманитар циклга караган предметлар Башкортстан халыкларының милли киемнәре белән бәйләп үткәрелде. Заман таләпләренә яраклаштырып оештырылган “Милли кием – халкым мирасы”, “Заманча милли киемнең матурлыгы” флешмобларында, “Милли костюмда укыйм” республика акциясендә балалар теләп катнашты. Шулай ук гимназиядә “Милли костюм мозаикасы” интернет-викторинасы, “Этно-модно” фотографияләр конкурсы оештырылды. Һәр сыйныф Башкортстанда яшәүче халыкларның милли костюмнарына багышланган стена газеталары чыгарды.
Әлеге бәйрәм Башкортстан халыкларының традицияләренә, тарихына, мәдәниятенә зуррак игътибар бүләргә мөмкинлек бирә, дип исәпли Уфаның 84 нче Татар гимназиясе коллективы.
Фотолар Уфаның 84 нче Татар гимназиясе сайтыннан алынды.