Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь , 09:40

“Беренчеләр хәрәкәте” өчен чикләүләр юк!

Стәрлетамак шәһәренең саңгырау һәм начар ишетүче балалар өчен коррекцияле мәктәп-интернатында “Беренчеләр хәрәкәте” бөтенрусия оешмасының башлангыч бүлекчәсе ачылды.

“Беренчеләр хәрәкәте” өчен чикләүләр юк!
“Беренчеләр хәрәкәте” өчен чикләүләр юк!

Әлеге бүлекчәгә мәктәптә укучы 110 бала кабул ителде. Алар биредә физик кимчелекләрен җиңеп, үзләрен җәмгыятьтә тигезләр арасында тигез итеп тоярга, кыенсыну, кимсенү кебек хисләрдән котылырга өйрәнәчәк. Бу идеянең башында “Беренчеләр хәрәкәте” активисты Эмиль Галләмов тора. Бүлекчә саңгырау һәм начар ишетүче балаларга ярдәм итү максатын куйган “Синең вакытың – ачышлар вакыты” проекты кысаларында ачылды. Русиянең 89 төбәгеннән балаларны җыйган әлеге проект 12 айга исәпләнгән.

Проект кысаларында ишетү мөмкинлекләре чикләнгән 14-17 яшьлек яшүсмерләр өчен квест-уеннар, Яңа ел программалары, осталык дәресләре, Стәрлетамак шәһәрендәге Аркадий Гайдар музеена экскурсияләр оештырылачак.

Фото Стәрлетамак шәһәре хакимияте сайтыннан алынды.

“Беренчеләр хәрәкәте” өчен чикләүләр юк!
“Беренчеләр хәрәкәте” өчен чикләүләр юк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в