Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2023, 09:23

“Хәрби биеклек” сезне көтә!

2023 елның 16 сентябрендә Уфаның “Арт-квадрат” үзәгендә “Хәрби биеклек” дип аталган патриотик, автор һәм ветераннар җыры фестивале үтә.

“Хәрби биеклек” сезне көтә!
“Хәрби биеклек” сезне көтә!

Масштаблы проектта Череповец, Ярославль, Ростов-на-Дону, Оренбург, Димитровград, Ульяновск шәһәрләреннән һәм Башкортостан Республикасыннан килгән башкаручылар һәм музыкаль төркемнәр катнашачак. Фестивальнең махсус кунагы – “Смысловые Галлюцинации” төркеме лидеры Сергей Бобунец. Сәхнәдә сугыш һәм тынычлык темасына багышланган Ватан, армия, дуслык, батырлык һәм намус турындагы хәрби-патриотик җырлар яңгыраячак.

Фестиваль үткәрү территориясендә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле тематик зоналар эшләячәк.

Проект яшь буында үз Ватанына мәхәббәт тәрбияләүгә, хәрби бурычка тугрылык һәм Ватан геройлары турында халык хәтерен саклап калуга юнәлтелгән. Фестиваль Русиянең Әфган сугышы ветераннары тарафыннан оештырылып, 2013 елдан башлап үткәрелә. 2022 елда аны Башкортстан Мәдәният министрлыгы үз канаты астына алды. Быел ул 8 нче тапкыр уза.

Фестиваль 2023 елның 16 сентябрендә, кичке сәгать 7дә башлана. “Арт-квадрат” мәйданчыгында эзләнү отрядлары үз күргәзмәсен оештырачак, кунаклар бронетехника үрнәкләре белән танышып, кыр кухнясында карабодай боткасы һәм чәйдән авыз итә алачак.

Рәхим итегез!

Фото: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы сайты.

“Хәрби биеклек” сезне көтә!
“Хәрби биеклек” сезне көтә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: