+10 °С
Яңгыр
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул уңайдан түбәндәге киңәшләрен әзерләде.
– Урманда гөмбә яки җиләк-җимеш җыеп йөргәндә, исегездә тотыгыз: аю каршыгызга теләсә кайсы урында һәм вакытта килеп чыгарга мөмкин. Сез моңа мораль яктан әзер булырга тиеш.
– Аю белән очрашканда, тыныч булыгыз, урыныгызда калыгыз. Ерткычлардан качарга ярамый. Аюның күзләренә карагыз.
– Чынлыктагыдан зуррак күренергә тырышыгыз. Кире чигенмәгез. Йөгермәгез. Тыныч тавыш белән сөйләвегезне дәвам итегез.
– Әгәр дә җәнлек сезгә таба килүдән туктаса, арагызны арттырырга тырышыгыз, акрын гына артка чигенегез. Бу очракта аю, мөгаен, сезне ташлап, үз юлы белән китәр.
Фото: osnmedia.ru