Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2023, 13:34

Мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хокуклары бозылганда, нишләргә?

Бу хакта безгә Русия Социаль фондының матбугат хезмәте түбәндәге аңлатма бирде.

Мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хокуклары бозылганда, нишләргә?
Мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хокуклары бозылганда, нишләргә?

Мобилизация буенча хәрби хезмәт үтүен тәмамлаган гражданнарга эш бирүче оешма белән хезмәт килешүен кайту белән өч көн эчендә яңартырга кирәк. 

2022 елның октябрендә Русия Хезмәт кодексында мобилизацияләнгән гражданнар, үз теләге белән армия сафларына китүчеләр һәм контрактчыларга кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр түбәндәгечә:

  1. Русия Кораллы көчләрендә хезмәт итү чорында аларның төп эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүе (димәк, якларның бурычлары да) вакытлыча туктатылып тора;
  2. Хезмәткәр армия сафларында булганда, эш бирүче аны вакытлыча алыштырып торучы табарга һәм аның белән билгеле бер вакытка хезмәт килешүе төзергә хокуклы;
  3. Эш бирүчеләрнең үз белдегеннән чыгып кына мобилизацияләнгән гражданнар белән хезмәт килешүен өзәргә хокукы юк. Бу бары тик оешма ябылган, яисә вакытлы хезмәт килешүенең срогы чыккан очракта гына мөмкин.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!

Хезмәт килешүе гражданның яңадан эшкә кайткан көнендә яңартыла, бу турыда ул өч көн алдан җитәкчелеккә хәбәр итәргә тиеш. Бу социаль  страхование буенча түләүләр өчен дә кирәк, мәсәлән, “больничный” кәгазьләре буенча акча алу өчен. Әгәр килешү яңартылмаса, гражданга социаль түләүләр  түләнмәячәк, ул “больничныйларын” да ала алмаячак.

Әгәр сорауларыгыз туса, сез һәрвакыт Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең бердәм контакт-үзәк телефоны буенча 8 800 1 00000 1 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Фото: pulse.mail.ru

Мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хокуклары бозылганда, нишләргә?
Мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт хокуклары бозылганда, нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: